Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм
Яңалыклар

Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм

Ташлыяр авылы хатын-кызлары мобилизацияләнгәннәргә үзенчәлекле күчтәнәч әзерли.

Мобилизацияләнгән егетләребезгә райондашларыбыз төрлечә ярдәм итә. Ташлыяр авылы хатын-кызлары бергәләп йорт токмачы әзерләргә булган. Алар мәдәният йортына җыелып, токмач басып кискәннәр. "Мондый өмәләр әле тагын булачак. Йорт токмачы әзерләү идеясен авылдашлар тәкьдим итте", - ди Ташлыяр мәдәният йорты директоры Фирая Галиева.

Фото - Ташлыяр мәдәният йорты архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев