Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмир камера оркестры белән чыгыш ясаячак

"Мөслим сәнгать мәктәбенең якты йолдызлары шактый. Бүгенге көндә халык уен кораллары бүлегендә белем алучы Әмир Габделхаков – шундыйларның берсе.

Агымдагы уку елында Әмир тагын бер яңа баскычка күтәрелде. Ул Яр Чаллы шәһәрендә узган “Звезды из завтра” республика фестивалендә катнашып, финалга узды.

Әлеге бәйгедә Россиянең танылган сәнгать иясе Рөстәм Абязев иң сәләтле укучыларны сайлап алып, үзенең камера оркестры белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирә. 15 апрель көнне Әмир “Ля Примавера” оркестры солисты буларак Яр Чаллы шәһәренең орган залында чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Әмирнең укытучысы – Радик Газизов", - дип хәбәр итәләр балалар сәнгать мәктәбеннән.

Афәрин! Яңа үрләр насыйп булсын сезгә, райондашлар!

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев