Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минераль ашлама кайтару дәвам итә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга уртача 72,4 кг кыр сые туры килә.

Ел уңышы астына кертү өчен минераль ашлама кайтару дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга уртача 72,4 кг кыр сые туры килә. Чагыштыру өчен – узган ел район буенча һәр гектарга уртача 70 кг тупланган иде. “Август-Мөслим” агрофирмасында быел бу күрсәткеч – 106, “Намус” агрофирмасында – 87, “Туган як” та 82 кг тәшкил итә. Аграрийлар язгы чәчү вакытында физик үлчәүдә исәпләгәндә һәр гектарга 1-1,5 центнер минераль ашлама кертә. “Август-Мөслим” агрофирмасында чәчүлек орлык белән бергә – катлаулы ашлама, бер үк вакытта рәт араларына азотлы ашлама кертәләр.

 Фото – https://muslumovo.tatarstan.ru/tat/foto.htm/photoreport/6381959.htm алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев