Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: Милли проектлар өлешендә ТР йөкләмәләрне үтәргә тиеш

"Эшне нәтиҗәле оештыру һәм икътисадны эшләтеп җибәрү генә вәзгыятьне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча бурычларны үз вакытында үтәргә тиеш. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Россия Президенты билгеләгән илкүләм проектлар өлешендә безнең барлык йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк. Әмма кайбер параметрлар икътисади кимүгә кадәр үк салынган иде. Шуңа күрә без федераль коллегалар белән бергә бу килешүләргә төзәтмәләр кертергә тиеш. Бу эшне системалы рәвештә алып барырга кирәк. Без илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы. Дәүләт башлыгы тарафыннан билгеләнгән барлык эшләр дә үтәлергә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов. 
Киңәшмәдә шулай ук хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм федераль һәм республика дәрәҗәсендәге карарларны оператив рәвештә үтәү буенча кайбер мәсьәләләр турында фикер алышканнар. 
"Эшне нәтиҗәле оештыру һәм икътисадны эшләтеп җибәрү генә вәзгыятьне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май Указлары» нигезендә 2019 елдан башлап Россия Федерациясендә гамәлгә ашырыла.
Тулырак https://www.tatar-inform.ru/news/official/15-05-2020/obyazatelstva-rt-v-chasti-natsproektov-dolzhny-byt-vypolneny-schitaet-minnihanov-5742981

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев