Михайловка авылындагы кибетне басканнар
Карак кассадагы 4 мең сум акчаны һәм якынча 15 мең сумлык товар үзләштерергә җитешкән.
31 гыйнварга каршы төндә, 2сәгать 30 минутта Михайловка авылындагы кибетне бастканнар. Карак кассадагы 4 мең сум акчаны һәм якынча 15 мең сумлык товар үзләштерергә җитешкән. Җинаятьчене кайнар эзләр буенча участок инспекторы тоткарлаган. Угъры – элек тә хөкем ителеп, күптән түгел генә төрмәдән кайткан 1978 елгы шушы авыл кешесе. Моңа кадәр наркотиклар саклау һәм куллану, караклык өчен тимер рәшәткә артында утырган ир-егеткә тагын 7 ел төрмә яный. Тикшерү эше бар, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев