Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы”

"ДНДда мин бүген" дигән сүзләрне таныш-белештән еш ишетергә туры килә. "Җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы" турындагы 44 нче санлы фелдераль закон нигезендә районның оешма-предприятие хезмәткәрләре ирекле халык дружинасы составында кизү тора. Җирлегебездә әлеге дружина хезмәткәрләре кышкы вакытта көн дә кичке 8 сәгатьтән төнге 11 сәгаттькә кадәр, җәйге вакытта кичке 9 сәгатҗтән төнге 12 сәгатькә кадәр урамнарда кизү тора. Офицер патруле составында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре һәм өч дружиначы халык күп җыелучы урыннарны, күпфатирлы йортлар ишегалларын, йортлардагы подъездаларны тикшерә. Моннан тыш кибет сатучылары белән профилактик әңгәмәләр дә оештырыла, спиртлы эчемлекләр сату буенча кагыйдәләр тәгаенләнә. Бу елдан авыл җирлекләрендә дә ДНДлар оештырыла башлады. Мөслимнең 19 авыл җирлегендә ирекле халык дружинасы бәйрәм көннәре һәм ялларда авыллардагы тәртипне контрольда тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев