Метрәй өлкәннәре юл буен чистарта
Метрәй авылын икегә бүлеп агучы елга аша күпер бар. Күперне чыгып, берникадәр баргач Коммунизм урамы башлана.
Әлеге урамилтүче юлның ике ягында да тал, чаган агачлары утыртылган иде. Хәзер инде аларның күбесе картаеп ава башлады. Коммунизм урамында яшәүче өлкәннәр бу көннәрдә юл буен чистарту эшенә кереште. Үзизоляция режимын алар шундый файдалы эш белән үткәрәләр. Бу урамда яшәүче Рәдит Хәйбрахманов (үз тракторы белән эшләде), Нәҗип Солтанов, Нәкыйф Шәймиев юлның ике ягын ауган, корыган агачлардан чистарттылар. Шулай ук, яшь агач үсентеләре дә утырттылар. Аларга урам яшьләре Радик Сәфәргалин һәм Илһам Буронбаев та кушылды. Рәхмәт аларга, – дип хәбәр итәләр Метрәй авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев