Метрәй авыл җирлеге җитәкчесе Гүзәлия Шакирова Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Юбилярны район башлыгы урынбасары Азат Ахмәтҗанов тәбрикләде
Метрәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Шакирова Гүзәлия Ислам кызы җирле үзидарәләр өлкәсендә куйган озак еллар намуслы тырыш хезмәте өчен һәм тууына 55 яшь тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Гүзәлия Ислам кызы натиҗәле, намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ассоциясенең Мактау грамотасына лаек булды.
Фото – Гүзәлия Шакирова архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев