(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Россия Мәдәният министрлыгы "18+" тамгалы концерт һәм спектакльләргә балалар һәм үсмерләрнең керүен тыя торган канун проекты эшләгән. Бу хакта идарә тармагының норматив-хокук департаменты директоры Наталья Ромашова җиткерде, дип хәбәр итә "Известия".
Аның сүзләренчә, гамәлдә булган классификация хокук бозылуларны карап бетерә алмый. Ул өстәп, тыюлар кертүне тәкъдим итә.
"Әгәр дә чаралар "18+" категорияле икән, театраль тамаша, концерт оештыручылар, балаларны анда бөтенләй кертмәскә тиеш", - дип Ромашованы шәрехли " 360" телеканалы.
Шулай итеп, канун кабул ителгән очракта, андый чараларга паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ күрсәтеп кенә кереп булачак.
Документ якын арада Дәүләт Думасына кертеләчәк.
Нет комментариев