Мәдәният хезмәткәрләре киңәште
Яңалыклар

Мәдәният хезмәткәрләре киңәште

Урыссуда мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләренең республика семинары үтте. Анда республиканың тугыз районы вәкилләре катнашты.

Чара "Республика мәдәни-ял учреждениеләрендә балаларның һәм яшүсмерләрнең буш вакытын оештыруның заманча формалары - хокук бозуларны кисәтү механизмы" темасын ачуга багышланган иде. Районыбызның 13 мәдәният хезмәткәре лекцияләр тыңлады, мастер-классларда тәҗрибә туплады. Һәр катнашучыга сертификатлар тапшырылды.


Нет комментариев