«Мәхәббәт җиңгән җирдә» – Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган фотокүргәзмә
Фотокүргәзмә 45 стендтан тора
ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе һәм республика районнары, шәһәрләренең ГХАТ бүлекләре тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган масштаблы проект - "Мәхәббәт җиңгән җирдә" фотокүргәзмәсе эшләде. Ул ТР Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Фотокүргәзмә 45 стендтан тора. Аларда 53 фронтовикның гаилә тарихы теркәлгән. Шундый тарихларның берсе – Мөслим районының Рус Шуганы авылыннан Петр Афанасьевич һәм Вера Сергеевна Устеряковлар тарихы.
Алар 1939 елда өйләнешәләр, ләкин гаилә тормышы белән яшәргә дә өлгермәгән Петрны армиягә алалар. Аннан ул сугышка китә. Бер-берсенең ярдәме аларга сугыш елларындагы авырлыкларны җиңәргә, янәдән кавышырга һәм гаилә бәхетенә ирешергә ярдәм итте.
Мәгълүмат - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев