Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

MAX мессенджеры нинди мөмкинлекләр бирә?

Илкүләм сервисның уңайлы яклары турында республика Министрлар Кабинетында брифингта сөйләделәр

Россиядә, шул исәптән, Татарстанда MAX мессенджерының популярлыгы арта бара. 2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX мессенджерыннан Татарстанда 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Илкүләм сервисның уңайлы яклары турында республика Министрлар Кабинетында брифингта сөйләделәр.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Илья Начвин сүзләренчә, сентябрьдән Татарстанда мессенджерны кулланучылар саны ун тапкыр арткан. Ярты ел элек MAXтан файдаланучылар нибары 150 мең кеше булган.

Министр MAX мессенджерының без таныш-белешләр белән язышу, шалтыратышу өчен кулланырга күнеккән классик мессенджер гына булмавын, ә аның файдалы сервислары белән дә уңайлы булуын ассызыклады. MAXның Дәүләт хезмәтләре порталы белән үзара бәйләнгән булуы ягыннан да җайлы ул. Бу мөмкинлек СМС белән раслауны алмаштыра, тик ике сервиста да телефон номерлары тәңгәл килергә тиеш.

Илья Начвин MAX өстенлекләрен әйтеп, кәрәзле элемтә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, цифрлы документлар кертү мөмкинлеген дә телгә алды.

Әлеге кушымта дәүләт хезмәтләре, мәгариф, мәдәният, медицинаны берләштерә. MAX аша кабул итүгә 20 меңнән артык кеше язылган.

Илья Начвин сүзләренчә, сентябрь аенда МАХ кушымтасында Вознесение тракты буенча һәм башка түләүле трассалардан баруны түләү мөмкинлеге булдырылачак. Шулай ук, кулланучылар Казанда парковка өчен түли ала. Әлеге функция «Госуслуги РТ 2.0» кушымтасының бер өлеше булып, MAXка тоташтырыла.

Чыганак, фото: © «Татар-информ» архивы

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/max-messendzery-nindi-momkinleklar-bira-5920473

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев