Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинаңны парковкага куй яки штраф 2000 сум

Бүген район үзәгенең күпчелек күпфатирлы йортлары ишегалдында парковкалар ясалды. Бу уңайлык, беренчедән, йортларның тирә-юнен тәртипкә китерү, икенчедән, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән булдырылды.

Элек шоферлар әлеге уңайлыктан файдалана белми, дип аклана идек. Тик парковка ясалганга инде бер ел вакыт узган ишегаллары да бар. Анда да һаман тәртип юк. Машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең, аерым алганда, автотранспортны парковкага куймыйча, юлга аркылы куеп калдыруның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлап бетермиме?!

Штрафлары саллы

Бу атнада район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләре, башкарма комитет юристлары һәм ЮХИДИ инспекторлары янәдән рейдка чыкты. Рейд барышында парковка ясалган һәр йорт ишегалды тикшерелде. Нәтиҗәдә, Кооператив урамында урнашкан күпфатирлы йортлар ишегалдында ике машина хуҗасы җаваплылыкка тартылды. Әлеге кагыйдә бозучыларга күзәтчелек эшчәнлеге дә, ЮХИДИнең район бүлеге дә сум штраф салды. Белгечләр әйтүенчә, кагыйдә бозган өчен янәдән тоткарланучылар әлегә юк. "Димәк, руль артына утыручылар артык акча чыгарудан тыела. Шушы ук кагыйдәне бозган өчен кабат штрафка атрытлу суммасы 2-3 тапкырга артуын да онытмаска кирәк", - ди район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече Ренат Идиятуллин.

Рейд барышында белгечләр һәр кагыйдә бозучы белән махсус әңгәмәләр дә алып барды. Билгеле, һәркем дә үз гаебен танырга теләми. "Парковка ерак урнашкан", "машинаны караклар "чистартып" китсә, кем җавап бирә", "анда буш урын юк иде", м"ин машинаны озакка калдырмадым", дигән акланулар ишетергә туры килә. Тик җаваплылыкка тартылганнан соң, күбесе кагыйдә бозуның әйләнә-тирәдәгеләр өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуына төшенә. Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машинасы яисә башка ярдәм күрсәтү техникасы юлга аркылы торган машинаны узып. ишегалдына керә алмый (рәсемдә). Бигрәк тә янгын сүндерү машинасы өчен бу зур киртә. Ниндидер бер шофер гаебе белән коткаручылар гадәттән тыш хәл урынына кереп җитә алмаска мөмкин...

"Халык инспекторы" да ярдәмгә килә

Машинасын тиеш түгел урында калдырган шоферлардан җәяүлеләр дә еш зарлана. Автотранспорт я тротуарга аркылы куелган, я яшел зонада тора. Бу очракта махсус хезмәт вәкилләрен чакыру мөһим түгел. "Халык инспекторы" мобиль кушымтасы ярдәмендә һәркем, кагыйдә бозучыны фотога төшереп, кирәкле инстанциягә юллый ала. Район башкарма комитетының юридик бүлеге белгече Рөстәм Хантимеров сүзләренчә, Мөслимдә бу кушымта күптән түгел генә кулланыла башлаган. Соңгы берничә айга йомгак ясап әйткәндә, "Халык инспекторы" ярдәмендә 7 машина йөртүчегә штраф салынган. "Мөслимлеләрне бу мәсьәләдә актив булырга чакырабыз. Фотоларны төшергән кешенең исем-фамилиясе, әлбәттә, сер булып калачак", - ди Хантимеров.

Гомумән алганда, Мөслимдә "автохам"нар белән белән көрәш катгый. Тик машина йөртүчеләр җаваплылыкка тартылганны көтмәсен иде. Башкаларны уйлмасаң, Үз машинаңның иминлеген булса да кайгыртырга кирәк.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев