Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытын автомат рәвештә озайтачаклар
Бу 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр чорда гамәлдән чыккан таныклыкларга кагыла.
“2023 ел ахырына кадәр алыштырылырга тиешле машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытын автомат рәвештә озайтачаклар. Бу 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр чорда гамәлдән чыккан таныклыкларга кагыла. Күптән түгел хөкүмәт техосмотрның яңа кагыйдәләрен дә раслаган иде. Алар 2022 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк. Шоферлар хәзер автомобильне яңадан теркәгәндә яки конструкциягә үзгәрешләр керткәндә генә техосмотр уза. Такси, автобус һәм йөк машиналары хуҗалары өчен әлеге техник чара мәҗбүри булып калды”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев