Машина да йөрим дисәң...
Руль артында кәрәзле телефоннан сөйләшеп баручы шоферлар аз түгел. Аварияләрнең күбесе игътибарсызлык аркасында килеп чыга. Т
Шалтыраса да, алма!
Мөслимдәге Кооператив-Яшьләр урамы киселеше. Зур тизлектә килүче машина хуҗасы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы өстенә, телефоннан сөйләшә. Юл чатындагы светофорны да чак абайлап өлгерде. Кызыл утка чыелдатып машинасын туктатты. Асфальтта калган тәгәрмәч эзләреннән хәтта төтен күтәрелде. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Айнур Хәйретдиновның аклы-каралы таягыннан куркыпмы, телефонын тизрәк түш кесәсенә яшерде. Республикада баручы “Мобильник” операциясе кысаларында 25 яшьлек әлеге райондашыбызга – 1500 сум, светофорның кызыл утына чыгып, “Стоп” сызыгын узып туктаганы өчен 1 мең сум күләмендә штраф салынды.
– Руль артында кәрәзле телефоннан сөйләшеп баручы шоферлар аз түгел. Аварияләрнең күбесе игътибарсызлык аркасында килеп чыга. Телефоннан сөйләшү сәбәпле килеп чыккан юл фаҗигаләре һәлакәтләрнең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Бер ай дәвам итәчәк “Мобильник” операциясе барышында шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләре аерым контрольгә алыначак, – ди Айнур Хәйретдинов.
“Мобильник” операциясе башланганнан бирле алты беркетмә төзелгән. Бер тапкыр административ җәзага тартылып та, сабак алмаучылар бар. ЮХИДИ инспекторлары бер көн эчендә 23 яшьлек егеткә руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен ике тапкыр штраф салган.
– Күпме игътибар итеп йөрим: шоферлар руль артында да, машиналарына ягулык салганда да телефоннарыннан аерыла алмый. Зомбилашып беткән мондый райондашларыбыз юлда куркыныч тудыра. Руль артында барганда телефоныгыз шалтыраса да, алмагыз! – ди ЮХИДИ бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Бикмурзин.
Ирләр дә эчә,
хатыннар да...
Алкогольле эчемлекләр кулланып, руль артына утыручылар саны артуын да искәртә ДАИ хезмәткәрләре. Ел башыннан шундый 21 райондашыбызга административ беркетмә төзелгән. Шуларның өчесе – кабаттан эләгүчеләр. Әлеге төр хокук бозу өчен машина таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып та, кабат руль артына утырып, исерек килеш тоткарланучыларга җинаять җаваплылыгы яный.
– Исерек килеш руль артына утыручылар арасында хатын-кызлар да булу аяныч. “Тоннель” операциясе вакытында өч бала анасы булган 32 яшьлек хатын-кыз ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде. Мондый очраклар аз түгел,– ди Айнур Хәйретдинов.
Исерек шоферларның агрессив булуы да мәгълүм. Чәршәмбе көнне үткәрелгән рейд вакытында шундый очракның шаһитлары булдык. Мөслим-Тойгелде юлында “ВАЗ-2110” машинасы шоферы, каршы як полосадан килүче ДАИ машинасын күреп, килгән “худка” рулен кисәк кенә борды да уктай кирегә атылды. Артыннан куучы ДАИ хезмәткәрләренең кисәтүенә дә карамастан, туктарга уйламады да.
Исерек килеш машинада йөрүчеләр – маҗара эзләүчеләр. Үзегезне дә, пассажирларыгызны да куркыныч астына куеп, исерткеч эчемлекләр кулланып йөрүдән сакланыгыз! Күңел ачулар, кәеф-сафа коруларны юл кичерми.
Машинасыз кеше
сирәк бүген...
– Бөтенесе дә машина йөртә хәзер. Такси чакыртсаң да, хатын-кыз килә, юлдагы кәттә машиналарда да кызлар элдерә. Малай-шалай да кыйммәтле тимер атларны иярли. Юлны чыгам дисәң, машина агымы. Светофорларга җитәрәк – бөке. Бу ни хәлдер, шәһәрләшү микән әллә? – дип зарланып алды бер абзый рейд вакытында.
Сер түгел, руль артындагыларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә күңел ачкан ирләре дә хатыннарын руль артына утыртуны кулай күрә. Ни дисәң дә, гүзәл затлар игътибарлырак, саграк, иплерәк төсле... Беренче карашка гына шулай түгелме икән? Яңа гына руль артына утырып, артка чигенгәндә күршесенең машинасын бәргән, артка чигенүдән куркып, берничә урамны ураган хатын-кызлар да бар!
Мөслимдәге Кооператив урамын зур трассага тиңли кайберәүләр. Бернинди ясалма калкулыгы булмаган юлдан машиналарын 180 км тизлектә куучылар да очрый. Юлдан ялгышып бала-чага, өлкән кеше чыгарга мөмкин булуын да онытмасак иде! “Әкрен барсаң, ерак китәрсең” дигән әйтемдәгечә, ашыкмыйча йөрик. Бер минутка соңга калуың – бер гомерне югалтудан күпкә хәерлерәк!
Җәяүлеләр дә тәртип боза
Җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен светофор чатларында җәяүлеләр кичүе ясалды. Ләкин җәяүлеләрнең барысы да кагыйдәләрне үтим дип тормый шул! Рейд вакытында
ЮХИДИ инспекторлары ике яшүсмергә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен карточкалар тутырды. Ел башыннан андыйлар саны – җидәү! Арттан машина агымы килгәндә, автомобильдән сикереп төшеп калучылар да, “җитешәм” дип, машина алдыннан гына юлны кисеп чыгучы җәяүлеләр дә аз түгел. Андыйлар “Имин шәһәр” программасы кысаларында урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә ачыкланып тора.
– “Игътибар, балалар!” операцияләре кагыйдәләрне җәяүлеләрнең дә, шоферларның да бозуын ачык күрсәтә. Юлны чыкканда кат-кат карагыз, сез хаклы булсагыз да, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар аз түгел. Гомерлеккә имгәнеп калганчы, саклануың мең өлеш артык! – ди Айнур Хәйретдинов.
Лилия Шәймиева.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев