Мәгариф министрлыгы өй эшен эшләү вакыты нормативлары турында искәртте
Бу хакта РИА Новости агентлыгына Мәгариф министрлыгы эксперты, Леднев исемендәге Эчтәлек һәм укыту методлары институты җитәкчесе Максим Костенко хәбәр итте
Эксперт сүзләренчә, вакыт нормалары Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән килештерелгән һәм балаларның психофизиологик үзенчәлекләрен исәпкә ала. 2-3 сыйныф укучылары өчен өй эшенә 1,5 сәгать, 4-5 сыйныф укучылары өчен ике сәгатькә кадәр, 6-8 сыйныф укучылары өчен 2,5 сәгатькә кадәр, 9-11 сыйныф укучылары өчен көненә 3,5 сәгатькә кадәр вакыт бирелә.
Костенко шулай ук беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелми, дип искәртте. Бу норма 2021 елдан бирле гамәлдә һәм Мәгариф министрлыгының белем бирү эшчәнлеген оештыру тәртибе турындагы 115нче боерыгы белән расланган.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев