Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленинградны саклап калдылар!

Мөслим  картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында барлык календарь бәйрәмнәре һәм әһәмиятле даталар билгеләп үтелә. 27 гыйнвар көнне тернәкләндерү бүлмәсендә Ленинград  блокадасының  өзелү  көненә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик әңгәмә узды.

Чараны массакүләм чараларны оештыручы Заһидуллина А.З. һәм социаль эшләр  буенча белгеч Янгирова Г.Р. үткәрделәр. Заһидуллина А. З. Ленинградның  блокада вакытында  яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм суык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм  хатын-кызлар, совет солдатлары белән Ленинградны саклау, "тормыш юлы"турында сөйләде. Бигрәк тә камалыш вакытында тугыз куркыныч юллы көндәлек алып барган нәни кыз Таня  Савичеваның язмышы  күңелләрне кузгатты:.Көндәлекнең 9 юлдан тора һәр юл якыннарының үлеменә багышлана.  Аның көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсе булып тора.

Чара ахырында блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама