Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Леди Гага 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының гимнын язган

Хәзерге вакытта җырны ФИФАга раслау өчен җибәргәннәр.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Америка җырчысы Леди Гага быел Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми гимнын башкарырга мөмкин, дип яза «Известия».

Леди Гага гимн белән ике трек язган инде, хәзерге вакытта җырны ФИФАга раслау өчен җибәргәннәр, дип хәбәр итте җырчының продюсеры Надир Хайят.

Җавап тискәре булган очракта да фанатлар әлеге җырны барыбер ишетәчәк, дип белдерде продюсер Daily Star басмасына.

Надир Хайят - Леди Гага башкара торган күп кенә җырларның авторы. Моннан тыш, ул футбол буенча дөнья чемпионатлары өчен ике җыр язган инде. Аларны рэпер Pitbull һәм Дженнифер Лопес башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев