Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаеклы ялда булмасаң да

Пенсия фондының территориаль органына пенсия яше тулмаган гражданнар тупланма пенсияләрен сорап мөрәҗәгать итә. Исегезгә төшерәбез: иминиятләнгән затлар, ягъни 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар, тупланма пенсияне алырга хокуклы. 

Моның өчен картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен шартларның үтәлүе мөһим: тиешле иминият стажы һәм индивидуаль пенсия коэффициентының билгеләнгән күләме булу. Мәсәлән, 1964нче елның 20 июнендә туган хатын-кыз картлык буенча иминият пенсиясенә хокукка 2019нчы елның 21 декабрендә ия була, ә тупланма пенсияне сорап, ул быелның 21 июнендә үк мөрәҗәгать итә ала.
Зыянлы производствода, кайнар цехларда, авыр эштә һ. б. эшләрдә эшләү сәбәпле, иминият пенсиясенә вакытыннан алда хокуклы затлар (“списочниклар”), шулай ук күпбалалы әниләр, инвалид баланың ата-анасы һәм башка категорияләргә керүче гражданнар картлык буенча вакытыннан алда пенсияне рәсмиләштергәндә 60 һәм 55 яшькә җиткәнче тупланма пенсияләрен алырга хокуклы. Тупланма пенсиягә күчерелгән средстволар суммасын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта белергә мөмкин. 
Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионный фонд пенсия фонды