Кышны җылыда үткәрербез
Газ тармагы – җирлегебездә иң кирәкле хезмәтләрнең берсе. Халыкка, оешма-предприятиеләргә тоткарлыксыз зәңгәр ягулык бирүне тәэмин итүче район газ хезмәте Әлмәт-газ эксплуатация-җитештерү идарәсенә карый.
– Газүткәргечләргә һәм объектларга хезмәт күрсәтү, оешмаларда һәм кешеләрнең өйләрендә газ җиһазларын алмаштыру белән шөгыльләнүдән тыш, егетләребез бу көннәрдә газ торбаларын буяу белән дә мәшгуль. Әлеге эшләр Мөслимдәге Кооператив, Пятилетка, Бакча, Банк, Красноармейская, Татарстан, Набережная, Тукай, Урожайная урамнарында башкарылды, – ди район газ хезмәте җитәкчесе Рәшит Гарипов. – Барлыгы 5 мең 100 данә газ баганасы, 6 километрдан артык газүткәргеч торба буялачак. Буяу эшләре кыш көне дә алып барылачак. Буяулар сыйфатлы, 25 градус салкында да эшләү мөмкинлеге бирә.
Оешманың авария-диспетчер хезмәте тәүлек дәвамында эшли. Биредә тәҗрибәле мастерлар хезмәт куя. Ел дәвамында авария-газ хезмәте сигнал буенча 370 мәртәбә – авария урынына, 105 тапкыр газ җиһазларын ремонтлауга чыккан.
– Авыллардагы слесарьлар да участокларында тел-теш тидермәслек итеп эшлиләр. Газ исе чыкканын сизсә, халык шунда ук “04” номерын җыя. Без, әлбәттә, тиз арада чарасын күрәбез. Кайвакыт кешеләр яңа газ плитәсе, газ җиһазлары, газ колонкалары сатып ала, аны газга мөстәкыйль тоташтыра. Бу катгый тыела! Үзегезнең һәм башкаларның гомерләре белән уйнамасагыз иде! – ди Рәшит Гарипов.
Газ хезмәтендә эшләүчеләр профилактик эшләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә дә башкара. “Гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен газчылар елга бер мәртәбә газ кергән объектларда (йорт, фатир, мунча) газ плитәсенең, газ котелларының төзеклеген тикшерә. Халыкка йортны үз белдегең белән газлаштыру, үзгәртеп кору, газ приборларын, баллоннарны һәм краннарны алыштыру катгый тыела”, – ди газ хезмәткәрләре. Газ приборлары урнаштырылган бинаны, тиешле оешмалар белән килешмичә, кабат планлаштыру, газ приборлары конструкциясенә үзгәрешләр кертү да тыела. Төтен һәм җилләтү каналларын чираттагы тикшерүләр үткәрмичә, газдан файдалану да куркыныч.
Газ җиһазлары сатучыларның законсыз гамәлләре ешайды. “Газ хезмәтеннән” дип таныштырып, йортларда газ җиһазларын тикшереп, ниндидер датчиклар сатып алырга тәкъдим итүчеләр – алдарлар барлыкка килде. Еш кына мондый приборлар шактый файдасыз булып чыга.
– Газ хезмәтеннән килгән кешеләр мондый приборларны тәкъдим итми. Кеше алдап йөрүчеләрнең саткан җиһазлары эшкә яраксыз һәм күп очракта бик кыйммәткә төшә. Без газ җиһазларын тикшерү эшләре булачагын халыкка алдан хәбәр итәбез. Хезмәткәрләребез беркайчан да акча белән эш итмиләр. Алар махсус киемдә йөриләр, таныклыклары да бар. Газ хезмәте өчен түләү квитанция аша гына башкарыла. Йортыгызга кергән кешеләргә карата шик туса, стационар телефоннан – “04”, кәрәзле телефоннан “104” номерына шалтырата аласыз, – ди Рәшит Гарипов.
Халыкның игътибарсыз булуын да билгеләп үтә газ хезмәткәрләре. Җәй көне ихатага печән яисә төзелеш материалы алып кайтканда газ торбаларын имгәтү очраклары күзәтелә икән. “Бу – безнең өчен зур мәшәкать, кеше өчен – акча чыгару. Чөнки килгән зыянны кеше үз кесәсеннән түләргә тиеш. Капка төпләрендәге газ торбаларын күтәртергә кирәк, дип килүчеләр дә бар. Проект буенча эшләнгәч, монда без бернәрсә дә эшли алмыйбыз”, – ди газ хезмәткәрләре.
Күпфатирлы йортларның һәммәсендә сигнализаторлар бар. Өйдә әз генә газ исе чыгуга сигнализаторлар тавыш бирә башлый. Сигнализаторларга һәм ике контурлы котелларга “Татрегион-сервис”, “Бәрәкәт” оешмалары хезмәт күрсәтә.
Лилия ШӘЙМИЕВА.
Фото – газ хезмәте архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев