Кышкы туризм
Ярышта 17 команда көч сынашты. Командадагы ике кыз һәм ике егет 10 төрле каршылыктан торган этапларны үтеп, үзләрен җитезлектә, чыдамлыкта сынадылар.
Укучылар арасында кышкы туризмны пропагандалау максатыннан Яңа Усы авылында кышкы туризм ярышлары оештырылды. Ярышта 17 команда көч сынашты. Командадагы ике кыз һәм ике егет 10 төрле каршылыктан торган этапларны үтеп, үзләрен җитезлектә, чыдамлыкта сынадылар. Командалар арасында алдан ныклап әзерләнгәннәре дә, кичә генә тупланганнары да бар иде. Укучылар барлык сынауларны уңышлы үттеләр һәм финишка югалтуларсыз килеп җиттеләр. Барлык балларны исәпләгәннән сон, җиңүчеләр билгеле булды. 3 урынга Чакмак төп белем бирү мәктәбе командасы чыкты, 2 урынны Мари Бүләр мәктәбе укучылары яулады, 1 урынга исә Усы мәктәбе командасы лаек булды. Призлы урынга лаек булучыларга Мәгариф идарәсе һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау грамоталары һәм сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев