“Кышкы каникуллар” профилактик операциясе узды
Яңалыклар

“Кышкы каникуллар” профилактик операциясе узды

Барлык мәктәпләрдә дә полиция хезмәткәрләре белән очрашулар, профилактик дәресләр узды.

Республика буенча, шул исәптән, безнең районда да 24 декабрьдән алып 8 нче гыйнварга кадәр “Кышкы каникуллар” профилактик операциясе барды. Аның кысаларында барлык мәктәпләрдә дә полиция хезмәткәрләре белән очрашулар, профилактик дәресләр узды. Бу вакыт аралыгында укучыларның юл-йөрү кагыйдәләре, куркынычсызлык кагыйдәләренең төгәл үтәүләре белән беррәттән машина йөртүчеләрнең юлларда кагыйдә буенча йөрүләре, җәяүлеләргә юл бирүләре дә катгый контрольдә булды. Операция барышында юл кагыйдәләрен бозган 16 яшькәчә 14 балага карточкалар төзелгән, балаларын машинада махсус креслодан башка йөрткән 4 шоферга административ беркетмәләр төзелгән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев