Кырлар хроникасы
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда хуҗалыкларда көзге чәчү төгәлләнгән. Район буенча 17 мең гектарда арыш һәм көзге бодай чәчелгән.
Басуларда салам җыю бара. 17 мең 200 гектарда (66%) җир эшкәртелгән. “Август-Мөслим” агрофирмасында рапс уңышын җыю бара. “Туган як” агрофирмасы силос салуга кереште. Бу төр азык 3 мең тонна күләмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев