Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыр эшләре хроникасы

Иген басуларында тырма агрегатлары да хәрәкәт итә.

“Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре бу көннәрдә Горбуновка авылында язгы бодай чәчү белән мәшгуль. Бер үк вакытта уҗым басуларын һәм сабан культуралары чәчүлекләрен тәрбияләү дә бара. Басуларның уңдырышлылыгын артыру өчен чәчкәндә һәр гектарга 1,5 центнер исәбеннән аммиак силитрасы керткән булсалар, бүген 1әр центнер исәбеннән катлаулы ашлама белән тукландыралар. 440 гектар мәйдан биләүче көзге бодай басуын чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы агу-химикатлар белән эшкәртә башлаганнар, арпа чәчүлекләрен тукландыруга керешкәннәр. Иген басуларында тырма агрегатлары да хәрәкәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев