( "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быелгы кышның салкын һәм карлы килүе көздән чәчелгән культураларга уңай тәэсир иткән. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.
"Узган ел, республика буенча, 5 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчтек. Кыр эшләре үз вакытында башкарылды һәм дым запасы да җитәрлек булды. Шуңа күрә, уҗымнар кышка матур керде. Кышның салкын һәм карлы килүе дә көзге культураларга уңай тәэсир итте. Быелгы һава шартлары көзге культураларның 90 проценттан артыграгы өчен яхшырак булды", - диде Илдус Габдрахманов.
Министр урынбасары сүзләренчә, республиканың бер генә зонасында да һава шартлары көздән чәчелгән игеннәргә зыян салмаган.
"Бөгелмә зоналарында, һава температурасы түбән төшкәндә дә, салкыннар уҗымнарга тискәре йогынты ясады дигән мәгълүмат килмәде. Тикшерелгән җирләрдә көзге культураларның потенциалы начар түгел", - диде авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары.
Нет комментариев