Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпфункцияле үзәктән башка булмый

Күпфункцияле үзәк 12 мең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәткән.

Документларга бәйле нинди генә эш килеп чыкса да, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күпфункцияле үзәкнең эшчәнлеге, хезмәтләре турында күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим филиалы бүлеге җитәкчесе Илшат Шәймөхәммәтов белән сөйләштек.
– Илшат Рифгатович, күпфункцияле үзәк нәрсәсе белән өстенлекле?
– Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә 280нән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бик популяр. Бирегә бер килүдә барлык мөһим документларга заявка бирергә була. Күпфункцияле үзәк өстәмә бернәрсә дә таләп итми һәм кирәкле кәгазьләрне рәсмиләштерү процессларын ясалма рәвештә озакка сузмый. Күпфункцияле үзәк эшчәнлеге уңайлылыгы һәм хезмәтләрне алу тизлеге белән генә түгел, ә аларның күптөрлелеге белән дә отышлы.
– Күпфункцияле үзәк белгечләренең хезмәте нидән гыйбарәт?
– Күпфункцияле үзәк белгечләренең бурычы – документларны кабул итү һәм тапшыру. Белгечләр хезмәт күрсәтү буенча карарлар кабул итүдә яисә хезмәт күрсәтүдән баш тартуда катнашмый, димәк, аларда уңайлы нәтиҗә алу өчен турыдан-туры кызыксыну юк. Әмма бу хезмәткәрләр сыйфатлы һәм үз вакытында хезмәт күрсәтү турында кайгыртмый дигән сүз түгел. Киресенчә, гариза бирүче хезмәт күрсәтүче органга түгел, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә һәм “теге як”та нәрсә дә булса башкача китсә, дәгъва белдерә ала. Күпфункцияле үзәк, үз вәкаләтләре кысаларында хәрәкәт итеп, гариза тапшыручының мәнфәгатьләрен яклау буенча эшли. Бу – учреждениедә әзер документларны тапшыру вакытына каты контроль булдырылган дигән сүз. Вакытны сузучы органнарга дәгъва белдерелә. Әгәр безнең мөрәҗәгатебез игътибарсыз калса, тәртип бозуны бетерү буенча чаралар күрелмәсә, ачыкланган фактлар турында прокуратурага хәбәр ителә.
– Димәк, коррупциягә дә юл юк, дигән сүз...
– Мөмкин булган коррупциягә каршы механизмнар күпфункцияле үзәкләрне төзегәндә үк исәпкә алына. Шулар арасында иң мөһиме – гариза бирүченең чиновник белән элемтәгә кермәве. Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре хакимият органнарына бәйле түгел. Һәр филиал бердәм стандарт буенча эшли. Гаризаны кабул иткәндә, белгечнең бурычлары, кирәкле документлар исемлеге, хезмәт күрсәтү вакыты һәм башкалар – барысы да алдан билгеләнгән. Димәк, “Минем документлар” офисы белгеченең үз белдеге буенча төрле вариантлар сайлау мөмкинлеге юк.
Күпфункцияле үзәк ярдәме белән тагын бер актуаль бурычны үтәргә мөмкин. Бу – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә, законсыз арадашчы хезмәтләр базарын бетерү юлы белән коррупциягә каршы тору. Элек эшлекле гражданнар иң кирәкле хезмәтләр, мәсәлән, күчемсез милек белән бәйле талоннарны соңыннан сату максаты белән массакүләм рәвештә алуны оештырса, күпфункцияле үзәкләр барлыкка килү белән мондый төр эшчәнлек өчен мөмкинлекләр кимеде.
– Илшат Рифгатович, райондашларыбыз нинди мәсьәләләр буенча күбрәк мөрәҗәгать итә?
– Райондашлар күбрәк паспорт, машина йөртү хокукын бирүче таныклыкны алыштыру, шәхси кабинет (ЕСИА) ачу өчен безгә мөрәҗәгать итә. Россия социаль фондына кагылышлы сораулар, Росреестр хезмәтләре (милекне сату-алу, дәүләт теркәве уздыру һ.б.) буенча мөрәҗәгатьләр күп. 2022 елда күпфункцияле үзәкнең Мөслим филиалы тарафыннан 12 мең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелгән. Шуларның күпчелеге – федераль хезмәтләр (11876). Муниципаль хезмәтләр саны – 124. Филиал көнгә 70-75 кеше кабул итә.

Римма Афзалова

 Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев