Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кул күтәргән өчен

Хатынын кыйнаган өчен судта җавап бирәчәк.

Район прокуратурасы 66 яшь­лек ир-атка карата җинаять эше бу­енча гаепләүне хуплап чыкты. Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 115 маддә 2 бүлеге “в” пунктында каралган җинаятьне кы­луда гаепләнә (ягъни белә торып кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салган).

– Тикшерү ачыклаганча, 2022нче елның 2 гыйнварында 16 сәгать тирәсендә гаепләнүче күршесенең өендә тормыш иптәше белән тала­ша. Конфликт вакытында гаепләнүче хатын-кызның күкрәк читлеге тирәсенә кухня пычагы белән бер тап­кыр суга, – ди район прокуроры урын­басары Линар Әскаров.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды һәм кылган гамәле өчен тәүбә итте.

Җинаять эше тикшереп карау өчен мировой судка җибәрелде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

 

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев