Реклама
Яңалыклар
Кул көрәше осталары
23 апрель көнне спорт мәктәбе спортчылары Яр Чаллы шәһәренең ачык беренчелегендә кул көрәше буенча көч сынашты.
Әлеге турнир Юрий Сорокин истәлегенә багышланган иде. күп тапкырлар Россия, Европа һәм дөнья призеры булган.
Нәтиҗәдә, безнең спортчылар 3 алтын, 3 көмеш һәм 4 бронза медаль яулады.
Төрле авырлык категорияләрендә Раян Хәйруллин, Айзат Әхмәдуллин, Илһам Бариев алтын медаль яулады. Көмеш медальләрне Илина Бариева, Әмир Каюмов, Вадим Исанаев алды. Илзирә Зиннурова, Ибраһим Муглиев, Ранис Гайсин, Камил Исламовка бронза медальләр тапшырылды.
Тренерлары – Ларис Бариев.
Фотолар – Мөслим спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев