Яңалыклар

Күк йөзе ни өчен зәңгәр?

Бу сорауга күп кенә галимнәр җавап бирергә тырышкан

Ни өчен күк зәңгәр? Галимнәр бу сорауга ничек җавап биргән

Ни өчен күк йөзе зәңгәр төстә? Бу сорауга күп кенә галимнәр җавап бирергә тырышкан. Ләкин бу күренешкә иң яхшы аңлатманы 19нчы гасыр ахырында гына Д.Рэлей бирә алган. Кояш чиста ачык яктылык нурларын сибә. Димәк, күк йөзен дә без шулай ук ак төстә күрергә тиеш. Ләкин җиргә таба килгәндә, кояш нурлары үз төсмерләрен үзгәртә. Чөнки ак төс 7 төсмерне үз эченә ала. Нәкъ менә аларның кушылуы аркасында ак төс барлыкка килә.

Ни өчен ак төс төсмерләргә бүленә, ләкин без зәңгәрне генә күрәбез?

Башта галимнәр моны һаваның күп санлы химик компонентлардан торган махсус составы белән аңлата. Җир атмосферасында шулай ук су парлары, боз кристаллары, тузан кисәкчәләре һ.б. бар. Иң өске катламда озон формалаша.

Әлеге мәсьәләне иң беренче булып тикшерә башлаган физиклар, озон һәм су молекулалары кызыл нурларны йота, ә зәңгәр нурларны үткәрәләр, дигән фикерләрен җиткергән була. Ләкин төгәл исәпләүләр ясаганнан соң, галимнәр мондый аңлатма вариантын кире кага, чөнки атмосферада күкне зәңгәр итәрлек кадәр озон һәм су юк.

70 ел узганнан соң, галим Д.Таиндалл яктылыкка тузан һәм һавадагы башка кисәкчәләр йогынты ясый, дип фаразлый. Тиздән Д.Рэлей күкнең ни өчен зәңгәр булуына карата үз фикерен үзгәртә. Күкнең зәңгәр төскә керүе төтен, тузан кисәкчәләре белән бәйле түгел, һава аны үзе зәңгәр төскә буйый, ди ул.

Нурларның бер өлеше җиргә үз төсен үзгәртмичә килеп җитә. Әмма аларның күпчелеген газ молекулалары йота. Бу очракта молекулалар энергия белән тулылана һәм кабаттан фотон сыйфатында энергияне кире бүлеп чыгара. Бу рәвешле барлыкка килгән фотоннар төрле төстә була ала.

Галим шуннан нәтиҗә ясаган: газ молекулалары төсне үзгәртү сәбәпле, без күкне зәңгәр төстә күрәбез.

Тулырак мәгълүмат: https://intertat.tatar/news/kuk-ioze-ni-ocen-zangar-5859100


Нет комментариев