"Крылатый Зилант" Бөтенроссия яшүсмерләр рейтинг турниры узды
Яңалыклар

"Крылатый Зилант" Бөтенроссия яшүсмерләр рейтинг турниры узды

Яшүсмерләр арасында ярышлар илнең 20 регионыннан 300дән артык спортчы җыйды.

2019 елның 26-29 март көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча "Крылатый Зилант" Бөтенроссия яшүсмерләр рейтинг турниры узды. Уеннар дүрт яшь төркемендә узды: 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәр ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда. Яшүсмерләр арасында ярышлар илнең 20 регионыннан 300дән артык спортчы җыйды. Шайхуллин Нурислам 13 яшькә кадәрге төркемдә ялгыз һәм парлы разрядта 1 урынны алды. Тренер-укытучы Инсаф Ханов. 

"Мөслим-информ" үзәге архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев