Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кошларга ярдәм итик!

Төп бурычларыбызның берсе - балаларны кече яшьтән үк һәрьяктан камил булган зыялы шәхес итеп тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының милли мәдәниятен, тарихын хөрмәт итүче, табигатен яратучы, саклаучы булырга тиеш. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган. Шуңа...

Мәктәпкәчә яшьтән үк балаларга табигать матурлыгын күрә белергә, анда яшәүче кошларга, җәнлекләргә карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген аңлату һәм тәрбияләү зарур. Быел кыш ярыйсы ук салкын булды. Март ае төгәлләнеп килүгә карамастан, әле кыш хакимлек итә. Бөтен тирә-як ап-ак кар белән капланган. Бу вакытта азык эзләүче кошларга бик кыен. Бик суык көннәрдә күп кенә кошларыбыз ачлыктан үләләр. Шуңа күрә кышын кошлар кешеләр янына елыша, агачка кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.

Балалар бакчасында ел саен күчмә кошларны каршы алырга әзерләнәбез. Алар турында җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, бәйрәм иртәләре үткәрәбез. "Кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра", дигән темаларга әңгәмәләр үткәрәбез, хикәяләр укыйбыз. Кошлар турында мультфильмнар карыйбыз, аларның тавышларын тыңлыйбыз. Кызыл китапка кергән кошларны өйрәнәбез. Шул рәвешле балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләнә.

Балаларыбызга экологик тәрбия бирүне хезмәт тәрбиясе белән бәйләп, икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче нәниләрнең әти-әниләре арасында "Кошларга ярдәм итик!" дигән исем астында җимлек ясау акциясе уздырдым. Әти-әниләребез игелек акциясенә бик теләп кушылдылар. Әллә нинди матур формадагы җимлекләр ясап алып килделәр. Менә алар, безнең оста куллы әтиләребез - Ленар Морзаханов, Илдар Мирзаянов, Ринат Ногманов, Ринал Әхмәтов, Алексей Шакиров, Рафис Габидуллин, Марат Галиев, Рәмзил Гыйздуллин, Наил Гыйльметдинов, Владислав Исанбаев, Илмир Касыймов, Алмаз Мөэминов, Ришат Мостафин, Наил Насыйфуллин, Илдар Сәйфиев, Макс Тазов, Анатолий Иванов, Руслан Ихсанов, Илнар Галиәхмәтов, Ильмир Гатауллин, Нуриев Дамир, Вадим Ильин, Илдус Хатыйпов, Ранис Хафизов, Ришат Шәяхмәтов, Радик Ахмадуллин. Рәхмәт сезгә, әтиләребез, бабайларыбыз! Сез, балаларыгызга яхшы үрнәк күрсәттегез.

Җимлекләрне балалар бакчасына алып килгәндә балаларның күзләрендәге горурлану хисләрен берни белән дә чагыштырырлык түгел иде. Чөнки алар да әтиләре ясаганда булышканнар. Әтиләренең һәм үзләренең хезмәтләре кергән җимлекләрен агачка элгәндә бер шатлансалар, салган җимнәрен - көнбагыш, ярма бөртекләрен - чүпләргә килгән кошларны күзәткәндә аеруча сөенделәр. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч.

Менә, ямьле яз айлары да җитте. Бакчада саф һавада уйнарга чыккан саен, җимлектәге канатлы дусларыбыз безгә: "Менә сезнең ярдәмегез белән без салкын кышларны да исән-имин үткәрдек, азык эзләп тилмермәдек. Рәхмәт, балалар!" - дип әйтәләр кебек.

Чулпан Хафизова,

"Кояшкай" балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев