Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Корбан гаете уңаеннан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда бәйрәм чаралары узачак

Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Корбан гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Мөхтәсибәтләр, гадәттәгечә, паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа каралган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

 

«Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны очсыз бәядән сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк», – дип искәртеп узды Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров.

Казанда 27 майда Корбан бәйрәме уңаеннан гомумшәһәр күләмендә «Корбан-фест» гаилә бәйрәме узачак. Ул «Елмай» балалар паркында 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр барачак. Кунакларны сәхнәдә оештырылган программа, төрле уеннарны үз эченә алган балалар зонасы, тарихи реконструкция элементлары булган арт-постановка (урам театры), мастер-класслар, ярминкә һәм ачык һавада фуд-корт көтә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев