Контракт төзүчеләргә түләү артты
Регионнарда контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә түләүләр артты. Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов белән шул хакта сөйләштек
– Дажгын Гаджиевич, контракт төзүчеләргә түләүләр артты, дип беләбез...
– Әйе, Татарстанда контракт төзүчеләргә түләү күләме артты. Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелүче түләү хәзер 3,1 миллион сум тәшкил итә. Ел башыннан түләү суммасы өч тапкыр артты. Бу – илдә иң югары түләүләрнең берсе. 3,1 миллион сумның 2,7 миллионын – республика, 400 мең сумын РФ Оборона министрлыгы түли. Хәрби хезмәткәрләр ай саен 210 мең сум һәм аннан да югарырак акчалата түләү алачак.
– Контракт төзегән хәрбиләргә тагын нинди ярдәм каралган?
– Хәрбиләргә экипировка бирелә, частька барганда юл чыгымнары түләнә. Тиз арада документларны рәсмиләштерергә һәм медицина комиссиясе үтәргә ярдәм күрсәтелә. ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына да ярдәм күрсәтелә.
Махсус хәрби операциядә катнашучы һәркем хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм тиешле айлык түләүләр ала. Хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Татарстанда ташламаларның тулы спектры каралган: 10 миллион сумга кадәр бурычны түләмәү, кредит каникуллары, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, төрле чараларга һәм спорт секцияләренә түләүсез йөрү мөмкинлеге, югары һәм урта уку йортларына бюджет урыннарына укырга керү һәм башкалар.
– Дажгын Гаджиевич, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр Татарстанда контракт төзи аламы?
– Әйе, башка төбәкләрдә яшәүчеләргә дә, Татарстанга килеп, контракт төзергә мөмкин. Бу очракта алар да Татарстан хәрбиләренә каралган түләүләрне һәм ташламаларны алачак. Республикада хезмәт шартларын сайлау мөмкинлеге бар. Татарстанда Африка корпусында – Россия Кораллы көчләренең чит илләрдә бурычлар үтәүче махсус бүлекчәсендә хезмәт итү өчен иреклеләрне җыю дәвам итә. Шулай ук югары технологияле БПЛА бүлекчәләренә һәм башкаларга хәрбиләр җыю бара. Контракт төзүчеләрне шунда ук экипировка белән тәэмин итәчәкләр һәм үзәкләштерелгән рәвештә частьларга җибәрәчәкләр, анда алар полигоннарда әзерлек узачак.
– Кандидатларга нинди таләпләр бар?
– Төп таләп – Россия Федерациясе гражданлыгы булу. Рядовой һәм сержантлар составына – 45 яшькә кадәр, офицерлар өчен 55 яшькә кадәр булу кирәк. Авыр маддәләр буенча хөкем ителмәү мөһим. Сәламәтлек торышы, хроник авырулар булмау (ВИЧ, гепатит һ. б.), чит илгә чыгу өчен рөхсәт булу, хатын-кызлар өчен медицина белеме булу мәҗбүри.Хәрбинең эссе климатны кичерү сәләте булу да мөһим.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев