Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конкурс дәвам итә

“Авыл утлары” газетасы китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә “Китап – белем чишмәсе” исемле әдәби бәйге игълан иткән иде.

Конкурсның октябрь ае җиңүчесе – Мөслим гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Адилә Хөсәенова.
Ул Гөлсинә Галимуллинаның “Ефәк кулъяулык” китабы белән бүләкләнә. Җиңүчене котлыйбыз! (Җиңүчене тизрәк табу өчен телефон номерыгызны да күрсәтүегезне сорыйбыз).
Бәйге дәвам итә. Газетабызның 16 ноябрь санында (6 биттә) ноябрь ае өчен биремнәр басылды.
Исегезгә төшерәбез: бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның август аена кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 2-11 сыйныфларда укучы һәркем катнаша ала. Өлкәннәр дә бәйгедә үз көчен сынап карый ала.
Бәйгенең шартлары: биремнәрне үтәп, һәр яңа айның бересенә кадәр редакциягә җибәрергә кирәк.
Ай саен җиңүчеләр ачыкланып, аларга үз яшьләренә туры килгән китап бүләк ителәчәк.
Искәрмә. 1-21 гыйнвар, 1-21 апрель, 1-21 июльдә үткәреләчәк әдәби марафонда катнашып, финалга чыгучыларга автомат рәвештә 21 балл өстәләчәк.
Киләсе елның август башында һәр айның җиңүчесе бәйрәмгә чакырылачак. Алар арасында үткәреләчәк бәйгедә абсолют җиңүче ачыкланачак. Җиңүчене III Бөтендөнья әдәби сабан туенда катнашу мөмкинлеге һәм бүләкләр көтә.
 

Динар Нуретдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев