Яңалыклар

«Көмеш ноталар» күңелләрне җылытты!

Чара «Татнефть» компаниясенең «Игелек энергиясе» XI социаль инициативалар бәйгесендә җиңү яулаган «Көмеш ноталар» проекты кысаларында оештырылды

Әбиләр һәм бабайлар көне уңаеннан Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында матур бәйрәм концерты узды.

Чара «Татнефть» компаниясенең «Игелек энергиясе» XI социаль инициативалар бәйгесендә җиңү яулаган «Көмеш ноталар» проекты кысаларында оештырылды.

Интернат-йортта яшәүчеләргә Җәлил балалар музыка мәктәбе укытучысы Ландыш Нуретдинова һәм аның «Ихлас» вокаль ансамбле бәйрәм бүләк итте.

Яшьлек хатирәләрен яңарткан ретро җырлар, күңелләргә үтеп кергән халык көйләре тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Җылы очрашу буыннар арасындагы рухи бәйләнешне тагын да ныгытты.

Фотолар – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.


Нет комментариев