Комбучаны эчәргә ярыймы?
Кайбер мөселманнарны комбуча – хәләл эчемлекме, әллә хәрәмме, дигән сорау борчый, чөнки әчү нәтиҗәсендә аңарда спирт барлыкка килә
Комбуча – халык телендә «чәй гөмбәсе» дип атап йөртелә. «Чәй гөмбәсе» исә чүпрәләр һәм серкә кислоталы бактерияләрдән торган лайлалы катламнан гыйбарәт. Аны чәй һәм шикәрле суга салып, бүлмә температурасында 7-10 көн әчетәләр. Әчкелтем-баллы газлы эчемлек хасил була. Дөньяда ул «комбуча» буларак билгеле, бу – көнчыгыш телләрдән кергән сүз. Чүпрә шикәрне әчеткәч, спирт (этанол) бүленеп чыга. Спирттан тыш, берникадәр күләмдә сөт, лимон һәм алма кислоталары
да хасил була. Серкә кислоталы бактерияләр исә, спиртны акрынлап эшкәртеп, серкә кислотасына әверелдерә. Комбучада якынча 0,5 процент алкоголь бар. Составында берникадәр күләмдә спирт булган эчемлекләрне куллануга кагылышлы ике кагыйдәне искә төшерү мөһим:
1. Аларны исерү максатында яки исертерлек күләмдә эчәргә ярамый;
2. Аларны куллану рәвеше ачыктан-ачык гөнаһлыларга (фуссак) охшатырга тиеш түгел.
Әлеге кагыйдәләргә таянып ясалган нәтиҗә: «чәй гөмбәсе» әчеткән эчемлекне исерү өчен эчмиләр, аны куллану кешене гөнаһлыларга охшатмаска тиеш (куас, кымыз, кефир эчкән кебек үк). Шуңа күрә, әгәр комбуча сезне исертми икән, аны мөселманнарга эчәргә ярый.
Хәбәр ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетыннан алынды. dumrt.ru
Фото – нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев