Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Команда-штаб өйрәнүләре узды

16-18 апрель көннәрендә республикада Бөтенроссия ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре узды. Аларда Мөслим районы да катнашты.

– Өйрәнүләр вакытында язгы процессларга мониторинг үткәрү, табигый янгыннарны сүндерү, шулай ук гадәттән тыш хәлләр булганда авиация чараларын куллануга аерым игътибар бирелде, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин. 
Мондый төр өйрәнүләр юкка гына үткәрелми. Беренче чиратта гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оешма хезмәткәрләренең белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетергәндә көч һәм чараларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыруны максат итеп куела. 
Ел башыннан җирлегебездә 6 янгын очрагы теркәлде – шәхси йорт, мунча, корылмаларга ут капты. Янгын хезмәтенең тиз арада килеп җитүе, тиешле чараларны куллануы корылмаларны тулысынча янып бетүдән саклап кала алды. “Ләкин бу янгыннарны булдырмый калырга да мөмкин иде”, – ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре. Мунча миченең кызып китүе, искергән электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында янгын чыгу ихтималы көн кебек ачык, югыйсә! 
Уку-өйрәнүләрнең беренче этабы 16 апрельдә иртәнге сәгать алтыда старт алды. Радио һәм телеканаллар буенча гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында халыкка хәбәр ителде. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча “Югары әзерлек”тә эшләү режимы кертелде. Икенче этапта Казанның Салмачы һәм Вознесенское бистәләрендә шартлы рәвештә суга баткан йортлардан кешеләр эвакуацияләнде. Су басу зонасына алдан әзерләнгән сценарий буенча 250 кеше яшәгән 86 йорт эләкте. 18 апрель көнне соңгы – өченче этап төгәлләнде. Аның кысаларында “Гадәттән тыш хәл” режимы кертелде. Республиканың Лаеш районындагы торак пункттан ике километр читтә янгын чыгу турында хәбәр килеп иреште. Шартлы урман янгыннары белән көрәшкән МЧС хезмәткәрләре ялкын телләрен 357 кеше яшәгән торак пунктка күчермәү өчен тырышты. 
– Мондый төр өйрәтүләрне уздыру бик кирәк. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, халыкның гомерен саклап калуда кирәкле чараларны оператив тәэмин итүне оештыру зур роль уйный. Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре дә өйрәнелде, кешеләрне коткару һәм табигый бәла-казалар белән көрәшнең заманча технологияләрен практикада куллану мөмкинлеге дә булды, – ди Ренат Идиятуллин. 
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев