Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кодекска туры килми

Гражданнар Пенсия фондында иминиятләнгән затның шәхси счеты торышы турында өземтә нигезендә дәүләтнеке булмаган пенсия тәэмин итүе һәм ирекле пенсия иминиятенә чыгымнар буенча социаль салым вычеты алу максаты белән республика салым органнарына мөрәҗәгать итә башлады. 

Моның сәбәбе – социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мондый өземтә буенча социаль салым вычеты алу мөмкинлеге турында мәгълүмат таратыла. Бу Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләренә туры килми. Анда күрсәтелгән суммалар вычет алырга өметләнүче гражданин тарафыннан башкарылган өстәмә түләүләр түгел. 
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе исегезгә төшерә: РФ Салым кодексының 219 маддәсенең 1 пункты нигезендә дәүләтнеке булмаган пенсия тәэмин итүе һәм ирекле пенсия иминиятенә чыгымнар буенча социаль салым вычеты дәүләтнеке булмаган пенсия тәэмин итүе, ирекле пенсия иминияте яисә тормышны ирекле иминиятләү буенча факттагы чыгымнарны раслаучы документларны тапшырганда бирелә. Пенсия фонды өземтәсе чыгымнарны раслаучы документ түгел һәм вычет бирү өчен нигез була алмый.
Салым вычетлары, аларны бирү тәртибе һәм шартлары турында тулы мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында бирелгән. 
Н. Гыйлаҗиева,
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев