Киләсе ел уңышын кайгыртып
Авыл хуҗалыгы формированиеләре декабрь башыннан минераль ашламалар ташый башлады.
“Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы азотлы һәм катлаулы ашламалар кайтара. “Исламов”, “Авзалов” хуҗалыкларына һәм вак фермерларга да шушы көннәрдә кыр сые кайта башлаячак. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда 2021 ел уңышы өчен тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 40,5 килограмм минераль ашлама тупланган.
Нет комментариев