Киләсе атна башына кадәр температура 4-5 градуска югарырак булачак
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә
Татарстанда киләсе атна башына кадәр аномаль җылы һәм шул ук вакытта коры һава торышы саклана, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында.
Синоптиклар әйтүенчә, эш шунда ки, төньяк киңлекләр буйлап бер-бер артлы хәрәкәт итүче атлантик циклоннар салкын арктик һавага континент эченә керү юлын япкан, ә көнбатыш агымнар белән Россиянең Европа территориясенә бик җылы һава килә башлаган.
Өстәвенә, республика көньяк-көнчыгыш антициклон перифериясе йогынтысында калды, шул сәбәпле төбәк территориясендә явым-төшем көтелми. Якын көннәрдә Татарстанда синоптик вазгыять һәм һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, дип ачыклык кертте метеорологлар.
Төнлә һава температурасы 0..-5 градуска, түбән урыннарда аязганда -10 градуска кадәр төшә, ә көндез +2..+8 градуска кадәр күтәрелә Уртача тәүлеклек температура нормадан 4-5 градуска югарырак булачак. Бу чорда сизелерлек явым-төшем көтелми.
Шул ук вакытта, температура күтәрелү һәм кар эрү шартларында урыны белән юлларда көчле бозлавык фаразлана, дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев