Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичә узды

“Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм “Игелек уят!” иреклеләр отряды волонтерлары картлар һәм инвалидлар йортында “Картаямыни соң йөрәк?!” исемле кичә үткәрде.

Яшьләр өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, саф һавада коймак пешереп сыйладылар. Кичәдә өлкәннәрнең яшьлек җырлары, шигырьләр яңгырады. Яшьләр өлкәннәргә китаплар да бүләк итте. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, РФ Пенсия фондының Мөслим бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева һәм пенсионерлар союзының Мөслим бүлеге рәисе Рөстәм Шәрипов катнашты. Икенче көнне “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм “Игелек уят!” иреклеләр отряды волонтерлары картлар һәм инвалидлар йортында өмә үткәрде. Волонтерлар территорияне җыештырды, коелган яфракларны җыеп түкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев