Кичә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән «Моңлы Ык буйлары» V региональ яшь талантлар конкурс-фестиваленә йомгак ясалды
Яңалыклар

Кичә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән «Моңлы Ык буйлары» V региональ яшь талантлар конкурс-фестиваленә йомгак ясалды

Быел ул Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында уздырылды

"Конкурста республикабызның 12 районыннан һәм Казан шәһәреннән барлыгы 215 конкурсант катнашты. Сәнгать мәктәбендә укучыларга тантаналы рәвештә дипломнар һәм истәлекле медальләр, ә күмәк номер буларак катнашучы коллективларга җиңүчеләр кубогы тапшырылды.

Балалар вокал, хореография, театр сәнгате, фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары номинацияләрендә көч сынаштылар", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев