Кичә «Курше Фест» фестивале үтте
Бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар, уеннар, ярышлар һәм концерт оештырылды
Мөслимдә “Татарстанда – кыш” республикакүләм программасы кысаларында чаралар дәвам итә. 1 февраль Пушкин урамындагы 82-86нчы йортлар ишегалдына бәйрәм алып килде. Биредә "Матур гаилә - ил күрке" ишегалды бәйрәме оештырылды.
Үзешчәннәрнең концерт номерлары белән үрелеп барган чарада районыбыз матур гаиләләре хөрмәтләнде. 2026 елда Мөслим районында туган беренче бала - Марсель һәм Алия Үтәгәновлар гаиләсендә өченче булып дөньга килгән Марат котланды. Балалалры туган гаиләләргә ярдәм итү программасы кысаларында "Туган як" агрофирмасы Үтәгәновларга - 100 мең сум акча, җирле хакимият 5 мең сум бүләк һәм йөзү бассейнына сертификат тапшырды.
Шулай ук бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә, күп балалы ата-аналарга һәм волонтерлар гаиләләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары, районның яшь гражданнарына тантаналы шартларда беренче паспортлары бирелде.
Бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар, уеннар, ярышлар һәм концерт оештырылды. Һәркем кайнар чәй, коймак һәм солдат боткасы белән сыйлана алды.
Фото – Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев