Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәт – хезмәт бәясе

Һәр кешене гомер буена беренче укытучысы озата барадыр. Аның киңәше, җылы сүзе, аналарча кайгыртуы еллар үтсә дә онытылмый. Укытучыга булган рәхмәт хисләре йөрәкләрдән беркайчан да җуелмый...

Быел да район мәдәният йортында зурлап Бөтендөнья укытучылар көне билгеләп үтелде. Анда район башлыгы Рамил Муллин, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов катнашты, укытучыларга җылы котлау сүзләрен җиткерде.
– Укытучы – уникаль шәхес. Ул – бер үк вакытта остаз да, психолог та, рәссам да, артист та. Баланың шәхес булып формалашуы аның күңеленә беренче тәрбия һәм белем орлыкларының ничек салынуына бәйле. Бүген зур урын биләгән җитәкчеме, танылган профессормы, гади кешеме – һәрберсе беренче класска барган мизгелләрен бүгенгедәй хәтерендә саклыйдыр... Районыбыз мөгаллимнәренә тирән рәхмәтемне җиткерәм, – диде район башлыгы. Бәйрәмдә бертөркем укытучыларга хезмәттәге казанышлары өчен ТР Мәгариф министрлыгының, район башлыгының, район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиевага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде (рәсемдә).
– Укытучы һөнәр түгел, ә диагноз. Укытучыларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Хезмәтләренә күңелләрен салып, һәр балага индивидуаль якын килеп, аның хәләтен бер караштан аңлап эшләгән игелекле һөнәр ияләре һәр кешенең тормышында зур роль уйный. Укучыларны төрле бәйгеләргә, фән олимпиадаларына әзерләгән, шул ук вакытта үзләре дә төрле проектларда катнашып, ел әйләнәсе эзләнүдә булган укытучылар – сабырлык өлгеләре. Алга таба да тынгысыз эшегездә уңышлар, яңа үрләр, яңа биеклекләр насыйп булсын! – диде Рәис Гомәров.
Бәйрәмне район үзешчәннәренең һәм мәктәп коллективларының концерт номерлары бизәде. Бу көнне һәр укытучының йөзендә – елмаю, күзләрендә шатлык балкыды. Хезмәтеңне күрү һәм бәяләү – укытучы өчен иң зур мәртәбә бит ул!

Лилия Шәймиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев