Хоккей буенча ярышлар узды
Яңалыклар

Хоккей буенча ярышлар узды

Җиңү яулаган командалар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

18 декабрь көнне Мөслимнең "Яшьлек" спорткомплексында район командалары арасында хоккей буенча ярышлар узды. Спорт мәктәбе оештырган ярышлар җирлегебездә хоккей лигасын ачып җибәрде. Беренче урынга Мөслим политехника техникумы егетләре лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Сарман районы командасы белән Мөслим яшьләре бүлеште. Команданың тренерлары - Раил Шакирьянов һәм Илгиз Софеев. Җиңү яулаган командалар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.


Нет комментариев