Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп. ФОТОРЕПОРТАЖ

Язгы кыр эшләрен югары дәрәҗәдә башкарып чыккан хуҗалыкларга район башлыгының дипломы тапшырылды.

Алар - “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Исламов И.З.”, “Авзалов А.Н.”, “Нуретдинов Р.Г.” һәм “Әюпов Р.М.” хуҗалыклары.

Хезмәт ветераны Ильяс Зиннуров – “ТАССР төзелүгә - 100 ел” медаленә, шәхси эшмәкәр Рафил Нуретдинов, “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе директоры Айрат Шәмсетдинов – “ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Авзалов М.Р.”крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Фирдәвес Нургалиев “ТР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек булды.

Әлмәт районы Яңа Нәдер авыл җирлеге хезмәт ветераны Рамил Әхтәмов – ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты, үзәк даруханә мөдире урынбасары Йолдыз Шәфыйкова, район мәдәният йорты балетмейстеры Индира Тимкина район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

Механизаторлар: “Туган як”тан Сиренат Биктаһиров, “Намус”тан Марсель Солтанов, “Август-Мөслим”нән Алмаз Сәлахов, “Исламов И.З.” һәм “Әюпов Р.М.” крестьян-фермер хуҗалыкларыннан Илнар Хәйретдиновка һәм Фәнис Гыймаевка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Бертөркем механизаторлар һәм шоферлар район башлыгының Мактау кәгазе һәм акчалата бүләкләр алды. Алар – “Туган як”тан Вәлиулла Хәбибуллин, “Намус”тан Роберт Бәдретдинов, “Август-Мөслим”нән Владимир Кривошеев, Данил Рәхимов, “Исламов И.З.”дан Салават Хәйбрахманов, “Нуретдинов Р.Г.”дан Геннадий Николаев, “Әюпов Р.М.”дан Инсаф Хәсәнов, “Авзалов А.Н.”дан Илгиз Вәлиев, “Шәнгәрәев Д.М.”дан Рушат Мәннанов.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев