Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Бүген иртәнге планлаштыру утырышында бертөркем райондашыбыз бүләкләр алды.

Бүген иртәнге планлаштыру утырышында сүз җирлегебездәге төзелешләр турында барды. Мөслим районы республикада гамәлгә куелган 40 хөкүмәт программасының 20сендә катнаша. Хөкүмәт программалары нигезендә социаль объектлар йөзен үзгәртә, яңа төзелешләр бара. 7,5 млн сумга төзелгән чаңгы базасы декабрьдә кулланылышка тапшырылачак. Киләсе елда яңа бассейн ачылыр, дип көтелә. Бүген кулланылышка модульле ФАПлар гына түгел, модульле кибетләр дә кереп бара. Иҗтимагый киңлекләрдән "Киләчәк" паркы төзелеше кышкы чорда да тукталмас кебек. Киләсе елда биредә Россия авылларының федераль сабан туе узачак!

Планлаштыру утырышында мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Харисова Ләйлә Мирзанур кызына 55 яше тулу уңаеннан район башлыгының котлау адресы тапшырылды. Районның социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш керткәннәре өчен Шәйхәйдаров Ильвир Әмирхан улы һәм Миргазизов Илнур Өлфәт улы район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев