Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бәйрәм кысаларында

Чара Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә узды.

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Мөслим гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары өчен "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Без бердәм булганда-без җиңелмибез!” чара үткәрделәр. Чара Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге һәм "Бердәм Россия"партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә узды. Рушат Җәүдәтович балаларны һәрвакыт тарихи вакыйгалар һәм шәхесләр үрнәгендә үз илебез тарихына карата кызыксыну күрсәтергә, туган ил, дәүләт бәйрәмнәре турында күзаллауларны киңәйтергә, үз Ватаныбыз һәм туган телебез өчен горурлык хисләре кичерергә чакырды. Чара ахырында «Бердәм Россия " партиясенең Мөслим бүлекчәсенең башкарма секретаре Гайнетдинова Фәридә Якуп кызы котлау сүзләре белән чыгыш ясады һәм «Халыклар дуслыгында-Россия бердәмлеге» дигән символик акция оештырды. Шулай ук, безнең белгечләр балалар өчен сюрприз әзерләделәр һәм аларга бик матур «Татарстан 1001 ләззәт» буклеты тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев