Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ХАЛЫККА ТАГЫН ДА ЯКЫНАЕП

Республика территориясендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Партия вәкилләре алты автобуста үзләренә билгеләнгән зоналарда гражданнарны кабул итә. Партиянең мобиль кабул итү төркеме Мөслим районында да булды.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге билгеләп үткәнчә, гражданнарны мобиль кабул итүне оештыруның максаты – республикабызда яшәүчеләрнең сорау-тәкъдимнәрен кабул итеп, аларны ТР Дәүләт Советына сентябрь аенда сайланачак депутатлар корпусына җиткерү. “Бердәм Россия” партиясенең сайлаучылар наказлары белән эшләү буенча тәҗрибәсе бар. 2014 елда узган сайлау алды компаниясе вакытында партия сайлаучылардан 2500дән артык наказ кабул иткән. Шуларның 83 проценты үтәлгән. “Бердәм Россия” партиясе, гражданнардан кабул ителгән наказларны өйрәнеп һәм анализлап, яңа законнар эшләүдә катнашты. Наказларны үтәү өчен ТР хөкүмәтенә һәм Президентка тәкъдимнәр кертте. Татарстан буенча ТР Дәүләт Советына депутат булып сайланачак кандидатларның онлайн бите эшли башлады. Мобиль кабул итү вакытында райондашларыбыз үзләре теләгән кандидатларга да мөрәҗәгать итә алды. Бу эштә аларга мобиль кабул итү активистлары ярдәм итте. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова билгеләп үткәнчә, гражданнарны кабул итүдә яңа юнәлешләр барлыкка килү җитәкчелекнең һәм халык ышанычын яулаган депутатларның халыкка тагын да якынаюына, җирлекләрдә барлыкка килгән сорауларның тагын да күбрәк хәл ителүенә ярдәм итә.– Мөслимлеләр мобиль кабул итү төркеменең эшен уңай бәяли. Узган атнада бу төркем Мөслим, Метрәй һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне кабул итте. Күчмә кабул итү пунктына 15 райондашыбыз мөрәҗәгать итте, алардан 22 наказ керде. Райондашларыбыз башлыча юллар ремонты, төрле социаль һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Әлеге наказлар барысы да булачак сайлауларда катнашучы кандидатларга барып җитәчәк. Димәк, кандидатларыбыз сайлаучылар тарафыннан бирелгән ышанычны акларлар һәм гражданнарыбызның мөрәҗәгатьләрен хәл итүдә актив эшләрләр, дигән ышанычта калабыз, – ди Сәвия Хәбирова.Мөслим авылында яшәүче хезмәт ветераны Флүрә апа Дәүләтшина гражданнарны кабул итүнең мондый ысулы бигрәк тә өлкән буын өчен уңайлы булуын билгеләп үтте: – Без, китапханәчеләр, моннан берничә ел элек районыбыздагы китапханәләр турында истәлек материаллары туплаган идек. Исәбебез аларны китап итеп чыгару иде. Ләкин бу күп чыгымнар сорый торган хезмәт икән. Китап чыгаруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. Әйе, бүген һәркемнең дә җитәкчелеккә интернет челтәре яисә интернет кабул итү бүлмәләре аша турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк. Ә күчмә кабул итү пунктлары нәкъ менә шушы мөмкинлекне тудыра. Татарстанда башка партия вәкилләре дә гражданнар белән очрашулар үткәрә һәм кабул итү чаралары оештыра. Киләчәктә җирлегебездә аларны да күрергә мөмкин булыр.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕДИНАЯ РОССИЯ БЕРДӘМ РОССИЯ мобиль кабул итү