Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты
Гүзәл затларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин тәбрикләде.
Кичә район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты үтте. Гүзәл затларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин тәбрикләде. “Ел хатын-кызы” республика конкурсында катнашучылар бүләкләр алды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә бәйгенең зона туры җиңүчесе булды. “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” номинациясендә Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов та җиңү яулады. Михайловка мәдәният йорты директоры Фиалка Хафизова – “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә, эшмәкәр Эльза Ибраһимова – “Хатын-кыз – бинес-леди” номинациясендә катнашучы дипломына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев